❓Үз хәлеңне (рухи һзм физик) яхшырту өчен дога кылып буламы? Булса, нинди дога кылырга? Бөтен кешелеккә хас сыйфат бар: кеше һәрчак үзенең физик яки рухи халәтен яхшыртырга, үзгәртергә тели. Күпчелек үзенең сәламәтлеге, көндәлек халәте, тормышы, эшеннән канәгать түгел. Хезмәт хакын азсына, торган йортын зурракка алмаштырырга, белемен арттырырга тели. Ләкин Коръәни Кәримдә теләкнең генә аз булуы һәм гамәлләр кылырга кирәклеге искәртелгән. Гамәлләрнең берсе һәм иң беренчесе дога булырга тиеш. Дога -гыйбәдәтнең үзәге, нинди дә булса хаҗәтеңне фәкать бер Аллаһтан гына сорау дигән сүз. Шуңа да дога кылу – динебезнең әһәмиятле бер өлеше, ул ышануга дәлил. Бүген сезгә тәкъдим итәргә теләгән дога күңелегезне чистартырга, үпкәләрдән котылырга ярдәм итәр дип ышанып калабыз. اللهم وفقني ان اعفو عن الكل و احب الكل و اتقوى نتيجة ذلك بالصحة و العافية 🤲🏻 «Әллааһуммә, вәффикънии ан а‘фувә ‘анил-күл, вә үхиббәл-күл, вә әтәкавва нәтиҗәтә зәәликә бис-сыйхха вәл-‘аафия». 🤲🏻 «Йә, Раббым, миңа һәр кешене кичерер өчен (гафу итәр өчен) һәм һәр кешене яратыр өчен тәуфыйк бир, һәм шул сәбәпле миңа сәламтәтлек бир». #ислам #дога #дин Дин вә мәгыйшәт телеграмм каналыннан

Теги других блогов: ислам дога дин