70 МЕҢ ТӘҺЛИЛ ӘЙТҮ 1. “Үзеңне һәм үзеңә якын булган, иманлы булган берәр кешеңне ахирәттә булачак мәңгелек хәсрәттән саклап калырга теләсән, 70 мең тапкыр «Ләә иләәhә илләллааh» – дип әйт һәм теләкләреңне теләп, Аллаһка ялвар. Бел шуны: 70 мең тәһлил чыгып багышлау бик күп изгеләрнең төшләре аша килгән хәбәргә таянып барлыкка килгән. Әлеге гамәлне башкарган бик күпләр, 70 мең тәһлил укып, күп сөенечләргә ирешкән. Онытмагыз: Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү гәләйһи вә сәлләм дә: “Әгәр дә бер кеше чын күңелдән шәһәдәт китереп: 🤲 “Ләә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр-расүүлуллааһ!” – дип әйтсә, Аллаһы Тәгалә аны җәһәннәм утына хәрәм кылыр” – дип язып калдырган “Фүтүхәтүл- Мәккия” дигән китабында Шейх Мөхетдин, бөтендөнья күләмендә зур хөрмәткә лаек булган дин галиме. 2. “...Әгәр дә бер кеше, чын ихлас ният белән, 70 мең тәһлил әйтсә, шулай эшләве белән үзен мәңгелек газаптан коткарган булыр” – дип әйткән бөек галим имам Шәфигый. 3. “Әгәр дә бер кеше үзе өчен яки мәңгелеккә киткән мәрхүменә 70 мең тәһлил әйтеп, багышласа, һичшиксез, саваплы гамәл башкарган булып саналыр” – дип язган Ибне Хааҗ, бөтен мөселман дөньясында дан тоткан бөек галим. 4. “70 мең тәһлил әйтеп, багышлау – нур өстенә нур!” – дип әйтә Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов. ‼ Беребез дә дөньяга мәңгегә килмәдек, барыбызның да бакыйлыкка кайтасыбыз, үлем ачысын татыйсыбыз бар. Шуңа күрә, 70 мең тәһлил чыгып, багышлау мөмкинчелеген кулдан ычкындырмыйк! 70 МЕҢ ТӘҺЛИЛ ӘЙТҮ НИЯТЕ 🤲 Әгуүзү билләәһи минәш- шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахиим. Иләһи ният кылдым: 70 мең тәһлил әйтергә, Үзеңнең ризалыгыңа ирешү өчен, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллааһү гәләйһи вә сәлләмнең шәфәгатенә лаек булу өчен, дөньяда һәм ахирәттә булачак газаплардан имин булыр өчен...” (кемгә атап багышлаган кешенең исеме әйтелә). 🤲 1. Әгуүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. 🤲 2. Бисмилләәһир- рахмәәнир-рахиим. 🤲 3. “Әстәгъфируллааһил гәзыйим вә әтүбү иләйһи” догасы 100 тапкыр укыла. 🤲 4. “Әлхәм – Фәтихә” сүрәсе 10 тапкыр укыла. 🤲 5. “Кадер” сүрәсе 7 тапкыр укыла. 🤲 6. “Ихләс – Кульһү әллааһ” сүрәсе 100 тапкыр укыла. 🤲 7. “Аллааһүммәә салли гәләә сәййидинә Мүхәммәдин вә гәләә әлиһи Мүхәммәдин вә сәллим ” – дип 100 тапкыр салават әйтелә. 🤲 8. 70 мең тәһлил әйтә башлыйбыз: 99 мәртәбә: “ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛААҺ!” дип әйтелә. Һәрбер йөзенчесендә: “ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛААҺҮ МҮХӘММӘДҮР- РАСҮҮЛУЛЛАААҺ!” – диелә. 70 МЕҢ ТӘҺЛИЛНЕ БАГЫШЛАУ 🤲 ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛААҺҮ ГӘДӘДӘ ХАЛЬКЫЙҺИ. ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛААҺҮ РИДАА НӘФСИҺИ. ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛААҺҮ ЗИНӘТӘ ГӘРШИҺИ. ЛӘӘ ИЛӘӘҺӘ ИЛЛӘЛЛААҺҮ МИДӘӘДӘ КӘЛИМӘӘТИҺИ. АЛЛААҺҮММӘФ ТӘХЛӘНӘӘ ӘБЕВӘБӘЛ ХАЙРИ. ВӘ ӘБЕВӘБӘС СӘЛӘӘМӘТИ. ВӘ ӘБЕВӘБӘСЪ-СЫЙХӘТИ. ВӘ ӘБЕВӘБӘН НИГМӘТИ. ВӘ ӘБЕВӘБӘЛ БӘРАКӘТИ. ВӘ ӘБЕВӘБӘЛ КУВВӘТИ. ВӘ ӘБЕВӘБӘЛ МӘВӘДДӘТИ. ВӘ ӘБЕВӘБӘР РАХМӘТИ. ВӘ ӘБЕВӘБӘР РИЗКЫЙ. ВӘ ӘБЕВӘБӘЛ ГИЛМИ. ВӘ ӘБЕВӘБӘЛ МӘГЪФИРАТИ. ВӘ ӘБЕВӘБӘС-СӘГӘӘДӘТИ ФИДДҮН-ЙӘӘ ВӘЛ ӘӘХЫЙРАТИ. Әәмиин. Йәә әрхәмәр-рахимиин. 🤲 /Мәгънәсе: Яратылган барлыклар санынча “Ләә иләәһә илләллааһ!” Аллаһы Тәгалә Үзе риза булырлык кадәр “Ләә иләәһә илләллааһ!” Гаршенең зиннәтләре кадәр “Ләә иләәһә илләллааһ!” Сүзләре санынча “Ләә иләәһә илләллааһ!” Әй Аллаһым, укыган 70 мең тәһлил хакы хөрмәтенә бөтен хәер ишекләрен ач. Сәламәтлек һәм сихәт ишекләрен ач. Нигъмәт һәм бәракәт ишекләрен ач. Көч һәм мәхәббәт ишекләрен ач. Рәхмәт һәм ризык ишекләрен ач. Белем һәм гафу ителү ишекләрен ач. Дөньяда һәм ахирәттә бәхет ишекләрен каршыбызда һәрдаим ачык тот. Әәмиин. Әй, Мәрхәмәтлеләрнең иң Мәрхәмәтлесе! Иң соңыннан: “Аятел-Көрси”, 🤲 “Хәсбүн Аллааһү вә нигъмәл вәкил вә нигъмәл Мәүлә вә нигъмәл Насыйр” – дип дога кылына. Юныс пәйгамбәр догасын күп итеп укып, теләк теләнә. Юныс пәйгамбәр догасы: 🤲 Ләә иләәһә иллә әнтә сүбехәәнәкә инни күнтү минәз-залимиин! 🤲 /Мәгънәсе: Синнән башка илаһ юк. Син һәр кимчелектән пакьсың, һичшиксез, мин үземә золым иттем, залимнәрдән булдым. («Әнбия» с., 87 а.) ≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈ ‼‼️‼️️ КИҢӘШ ‼️‼️‼️ 70 мең тәһлилне күмәкләшеп тә, аерым да укып була. Берьюлы укый алмаган очракта, бүлеп укыгыз. ‼️ Камил тәһәрәтле килеш укырга кирәк‼️ Аерым дәфтәр битенә язып, исәпләп барыгыз. Нияте белән 3 -7 нче пунктларга кергән догаларны башта гына укыйсыз. Калган көннәрне, Әгуүзү - Бисмилләәһне әйтеп, тәһлил чыгуны дәвам итәсез. Соңыннан, барлык укыганны җыеп, багышлыйсыз. ‼ Украинага киткән балалар исәнлеге өчен көн дә укыганыңны багышлап барырга кирәк. Бары нияте һәм 3-7 пунктлар әйтелми. Миләүшә Сафина хәзерләде. Материал Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең "Бәхетлеләр" җәдвәленнән дә алынды.

Теги других блогов: читание 70 мең тәһлил багышлау