ШӘҮВӘЛ АЕ УРАЗАСЫ Фарыз ураза тотыла торган Рамазан аеннан соң килүче Шәүвәл аенда мөселманнар гыйбадәтләрен тулыландыру һәм камилләштерү нияте белән 6 көнлек нәфел (өстәмә) ураза тота. Шушы уразаның фазыйләте турында искәртеп, Аллаһның расүле – пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай дигән: “Кем Рамазан аенда ураза тотканнан соң Шәүвәл аенда 6 көн өстәсә – ел буе ураза тоткан кебек булыр”. Икенче бер хәдистә төгәлрәк мәгълүмат бирелә: “Аллаһы Тәгалә һәр яхшы гамәл өчен 10 яхшы гамәлнең савабын яза. Шуңа күрә бер айлык ураза ун айга тиң, 6 көнлек ураза исә – ике айга тиң, һәм болар барысы бер еллык ураза кебек була”. 6 көнлек нәфел уразасын Шәүвәл аеның беренче, ягъни гает көненнән кала һәр көнендә дә тотарга мөмкин. Рәттән 6 көн тоту мәҗбүри түгел: бүлеп, әйтик, көн аралаш яисә берәр- икешәр көн тоту да рөхсәт ителә (иң мөһиме – Шәүвәл уразасы 6 көнгә тулырга тиеш булуын, шулай ук аерым Җомга һәм аерым шимбә көннәрендә тотарга ярамаганын онытмау сорала). Шунысын да исәпкә аласы: әгәр Рамазан аенда ураза тотылмыйча калган көннәр булса, нәфел уразага керешкәнче, “әҗәтне бетерү”, ягъни фарыз уразасының калган көннәрен каза кылу максат итеп куелырга тиеш. Рамазан аенда тотылмыйча калган көннәрне каза кылмыйча Шәүвәл уразасын тоту тыелмый үзе, әмма бу очракта фарыз уразасы тулы бер айга тулып бетмәү сәбәпле ураза тотучы бер еллык савапка ия була алмый. Кияүдәге хатын-кыз нәфел уразасын (шул исәптән Шәүвәл аеныкын да) ире каршы булмаган очракта гына тота ала. Шәүвәл ае уразасын ниятләүдә “нәфилә” һәм “Шәһри шәүвәл” сүзләре өстәлә, авыз ачу догасы исә Рамазан аендагы кебек була. Шәүвәл аендагы гыйбадәтебез кабул ителеп, Аллаһ Раббыбыз вәгъдә иткән әҗерләргә ирешергә насыйп булсын! Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.